Милли проектлар
29 август 2023, 06:32

Яшь әниләрне бушлай укыталар

   “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм күрсәтү” милли проекты кысаларында 2-6 октябрь көннәрендә Башкортстанда “Эшкуар-әни” дип аталган бушлай укыту программасы узачак.

Яшь әниләрне бушлай укыталарЯшь әниләрне бушлай укыталар
Яшь әниләрне бушлай укыталар

   “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм күрсәтү” милли проекты кысаларында 2-6 октябрь көннәрендә Башкортстанда “Эшкуар-әни” дип аталган бушлай укыту программасы узачак.

   “Эшкуар-әни” программасы балалы хатыннарга үз эшләрен ачу һәм аны үстерү максатында эшләнгән. Проектта катнашучылар бизнеста старт алу яки инде эшләп килүче бизнесны үстерү өчен комплекслы белемнәр алачак, шулай ук булачак партнерлар белән танышачак, хатын-кыз бизнесына нинди ярдәмнәр күрсәтелүе хакында да беләчәк.

   Проект Русиядә менә инде 10 ел дәвамында тормышка ашырыла килә.

 Фото: мамапредприниматель.рф

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас