Милли проектлар
29 август 2023, 07:44

Шәһәр яңара

   Сибайда “Труд”стадионы тирәсендәге җирлектә төзекләндерү эшләре бара.

Шәһәр яңараШәһәр яңара
Шәһәр яңара

Сибайда “Труд”стадионы тирәсендәге җирлектә төзекләндерү эшләре бара.

   Бу урынны сибайлылар күптән матурларга, яңартырга теләк белдергәннәр иде инде. Стадион территориясе шактый зур мәйданны били, шуңа да биредәге төзекләндерү эшләре шактый озакка – 1-3 елга кадәр сузылырга мөмкин. Бу, әлбәттә, бюджет акчаларының ничек бүленүеннән торачак. Быелгы елда филармония белән янәш урыннарны яңарту өчен чаралар бүленгән.

   “Торак һәм уңайлы мохит” милли проекты кысаларында алып барылган бу эшләр артык озакка сызылмас, шәһәр халкын сөендереп бик тиз һәм уңышлы тәмамланыр дип ышаныйк.

Фото:пресс-служба министерства ЖКХ Башкирии

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас