

“Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында Башкортстанда зур эшләр алып барыла.
Мәсәлән, быел республикада биш күпер ремонтлана һәм сафка кертелә. Аларның гомум озынлыгы 802 метр аралык тәшкил итә, бу исә узган елдагы белән чагыштырганда, 1,8 тапкырга күбрәк.
Бүген Белорет районындагы Сүрүнҗәк елгасы аша салынган күпердә дә ремонт эшләре гөрли. 49 метр озынлыктагы күпердә инде шактый эш башкарылган да: яр буйлары ныгытылган, ян яктагы стеналар да эшләнгән.
Эшләрне тулысында 2024 елның октябрендә тәмамларга җыеналар.
Фото:минтранс Башкирии