+28 °С
Болытлы


Башкортстан халкына кичектергесез медицина ярдәме санитар авиация ярдәмендә дә күрсәтелә. Ел башыннан ул 81 рейс ясаган. Санитар авиация үсеше республикада В.Путин гамәлгә куйган “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Программа эшли башлаганнан бирле 548 рейс ясалган. Кайвакыт кичектергесез медицина ярдәме һава да күрсәтелә. Бу табибларның югары профессиональ дәрәҗәдә эшләвен дә, ерак районнарда яшәүче кешеләр гомерен саклап калуда әлеге системаның мөһимлеген дә күрсәтеп тора.