Милли проектлар
28 Августа 2023, 06:37

Бәләбәй сыры чит илгә китте

Бәләбәй сөт комбинаты экспортлана торган продукция күләмен киңәйтә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бәләбәй сыры чит илгә киттеБәләбәй сыры чит илгә китте
Бәләбәй сыры чит илгә китте

Бәләбәй сөт комбинаты экспортлана торган продукция күләмен киңәйтә. Бу хакта төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Ярым каты, каты сырлар һәм акмай ясау арта.

Бу предприятие беренче тапкыр Европага каты сыр озатты. Гомум авырлыгы 19 тоннага якын булган беренче партия Сербия Республикасына китте. Бер ай элек шундый ук күләмдә атланмай партиясен җибәргән иде.

Экспортер продукциясе ветеринария сертификатын алу өчен лаборатор тикшеренүләр узды. Нәтиҗәләр "Гауда" каты сыры партиясе 45 процент майлылык белән импортер-илнең тиешле таләпләренә туры килүен күрсәткән.

Былтыр Башкортстаннан экспортка якынча 46 тонна сыр җибәргәннәр. Быел шундый ук күләмдә продукция августка озатылган.

"Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас