Милли проектлар
25 Августа 2023, 05:37

Яңа фильм төшерелә

Башкортстанда “Безне калдырмагыз” дип аталган тулы метражлы  художество  фильмы төшерелә башлады.

Яңа фильм төшереләЯңа фильм төшерелә
Яңа фильм төшерелә

Башкортстанда “Безне калдырмагыз” дип аталган тулы метражлы  художество  фильмы төшерелә башлады.

 

 Ул балалар йортында тәрбияләнүчеләргә багышлана. Фильм язучы Айгиз Баймөхәммәтовның  «Калдырма мине, әни!» әсәренә нигезләнә.

Беренче кадрлар Иглин районының Охлебинино авылында төшерелде.

Урыс телендәге бу фильмны  Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортстан»  киностудиясе төшерә. Сценарий авторы – Мәгафур Тимербулатов.  Фильмны  режиссер-постановкалаучы Вилүрә Исәндәүләтова төшерә. В. Исәндәүләтова танылган оста булса да, тулы метражда беренче эше – дебют картина.

Төп рольләрдә – Ансар Шәяхмәтов, Григорий Казаков, Семен Шарыгин, Сәидә Әминева, Эльмира Юлдашева.

Танылган актерлар: Алмаз Әмиров, Фиргат Гарипов, Айсылу Юмаголова һәм башкалар катнаша.

Айгиз Баймөхәммәтовның  «Калдырма мине, әни!» әсәре балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең катлаулы тормыш шартларына, авыр язмышына багышланган. Повесть күп телләргә тәрҗемә ителде һәм уку әсбапларына кертелгән, бестселлер буларак тәкъдим ителә. Ул “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында уңышларга ирешергә матур сәбәп бирсен. Иң мөһиме, бу эшләр үсмерләр тормышын яхшы якка үзгәртсен иде.

 Әлеге вакытта Башкортстан, Татарстан, Бурят, Тува, Калмык һәм Казахстан театрларында аның мотивлары буенча төшерелгән спектакльләр уңышлы бара. Фильмын да күрергә язсын!

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас