Милли проектлар
25 август 2023, 06:26

Тимер юлы. Сак булыгыз!

Башкортстан  тимер юлларында балаларның җәрәхәтләнү очраклары ешайган.  

Тимер юлы. Сак булыгыз!Тимер юлы. Сак булыгыз!
Тимер юлы. Сак булыгыз!

Башкортстан  тимер юлларында балаларның җәрәхәтләнү очраклары ешайган.

 

 

2023 ел  башыннан Куйбышев тимер юлының Башкортстан  буенча өлешендә 23 кеше җәрәхәт алган, аларның өчесе балигъ булмаганнар.

19  кешенең гомере өзелгән, аларның икесе – үсмерләр.

Бәлага китергән сәбәпләрнең иң зурысы – транспортта йөрү кагыйдәләрен бозу.

Әйтик, 23нче гыйнвар көнне  Мораптал — Ермолаево юлында наушниклар өстеннән  капюшон кигән үсмер тән җәрәхәтләре алган.

11 июньдә Дәүләкәндә, тимер юлына якын урында уйнаган кыз, саксызлык сәбәпле,  токка сугылып үлгән.

19 июньдә Шиңгәк-Күл станциясендә рөхсәт ителмәгән урында тимер юлын йөгереп чыккан бала һәлак булган.

 “Демография” гомумдәүләт проекты нигезләрендә һәр баланың сәламәтлеге өчен көрәш бара. Тимер юлында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре дә  профилактик чараларның нигезе булып  тора.

Аңлатып кына бетереп булмагач,  тимер юлларында җәяүле сукмаклары, махсус чикләр корыла. Әмма аң һәм акыл белән килмәсәң, хәвефсезлек турында истән чыгарсаң, бәлагә таруың бик мөмкин.

РЖД филиалында  2023 ел башыннан Куйбышев тимер юлында  50 җәяүле сукмагы,  26 пассажирлар платформасы ремонтланган. 3 меңнән артык хәвефсезлек билгесе,  плакатлар, яктырткычлар куелган.

 Юлларда сак булыгыз, дуслар, гомер ике килми!

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас