Милли проектлар
25 август 2023, 07:04

Тикшерәләр!

Бу процедуралар барысы да бушлай үтәлә!

Тикшерәләр!Тикшерәләр!
Тикшерәләр!

Бу процедуралар барысы да бушлай үтәлә!

 

 

Сентябрь аенда Уфада фатирларда җылылык һәм кайнар су исәбен алучы приборларны тикшерү оештырылачак.
Эшне «Городская абонентская служба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оештыра. Алар «БашРТС»ның рәсми вәкилләре. Белгечләр контроль күрсәткечләрне алачак, прибор торышын тикшереп, пломбалар куячак, тикшерүгә ярашлы актлар төзиячәк.
Игътибар, бу процедуралар барысы да бушлай үтәлә!
Сезнең ишекне шакыган «Городская абонентская служба» хезмәткәрләренең кулында шәхси фотосы өстеннән мөһер сугылган таныклыгы, «БашРТС» тамгасы белән расланган, тикшерү беркетелгән йортлар исемлеге, адреслар булырга тиеш.
Бу тикшерү В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының бер тармагы буларак, кешеләрнең үзаллы биргән мәгълүматлары һәм шул нигездә түләнгән акчалар дөреслеккә никадәр якын булуын ачыкларга ярдәм итәчәк.

Фото: tvcenter.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас