Милли проектлар
25 август 2023, 05:15

Җир кадере кем намусында?

Чүп үләннәре, куаклар, агачлар, урман бу ике район басуларындагынамы икән?..

Җир кадере кем намусында?Җир кадере кем намусында?
Җир кадере кем намусында?

Чүп үләннәре, куаклар, агачлар, урман бу ике район басуларындагынамы икән?..

 

30 августта Уфада  эшкуарлар эшчәнлегендә җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре сорауларына багышланган конференция узачак.  Бу чара “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәһси эшкуарлыкка ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында үтә.

 Җиргә карата мөнәсәбәт көннән-көн актуальләшә бара. Эшкуарлар өчен ул иң зур мәсьәлә булып тора.  Кемнәрдер илле сутый җир ала алмый, яраткан эшен башлый алмый иза чигә. Чөнки гаризалар каралу вакыты чиксез озак, шәхси куллануга җир алып, эшкә керешер вакыт билгесез күпмегә кичектерелә һ.б.  Конференциядә  көн кадагындагы сорауларга җавап булыр дип ышаналар. Ә кемнәрдер шул вакытта кулланышка алган меңнәрчә гектар уңдырышлы җирдә чүп үстерә...

Россельхознадзор белгечләре  Башкортстанда өч мең гектардан артык  шундый ташландык җир ятуын ачыклаган.

Бакалы районының  Иске Корыч, Урманай, Дияш, Мостафа, Бакалы авыл советларында  2,6 мең гектардан артык җирләрдә әрем  үсә.

Күреп тикшергәннәр буенча, бу мәйданнарда күпъеллык чүп үләннәре, куаклар, агачлар, урман  үсә. Агачлар 3 яшьтән дә зуррак. Урманай һәм Дияш авыл советларына караган мәйданнарның берникадәр өлешеннән халык печән чабып ала. Калган өлешендә  җир эшкәртелми, авыл хуҗалыгы культуралары үстерелми”– дип белдерделәр күзәтүче ведомстовның матбугат үзәгендә.

Благовар районының Ямакай авылы янында  422 гектарлык мәйданны да чүп үләннәре  (шайтан таягы, әрем, аксыргак һ.б) баскан. Алар шулкадәр куе булып үрчегән, бер квадрат метрга 80 төп һәм күбрәк чүп үләне туры килә икән. Басу кырларында куаклар үрчи, авыл хуҗалыгы культуралары үстерү өчен җир эшкәртелмәве күренеп тора.

Җирне арендалаучыларга  мәҗбүри үтәләсе таләпләрне инкаръ итми. Бер ай эчендә бу җитешсезлекләрне бетерергә кушылды.

Ул җирләр ни сәбәпле эшкәртелмәде икән? Техникага кытлыкмы,  бәяләр чамасыз арту сәбәпле ягулык җитмәгәнме, эшче куллар юкмы?..

  Җиргә карата мондый хуҗасызлык, битараф караш кайчанга кадәр дәвам итәр?  Бәлки быелгы корылык  бәрәтле җиргә карата игътибарны арттырыр?.. Югыйсә,  бер хәсрәтсез яшәрлек уңыш бирер җирләр бездә әле-е-е...

Фото: Башинформ.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас