

Хәзерге заман кольпоскопы «Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәме белән Благовещен үзәк район хастаханәсенә кайтарылды, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Кольпоскоп – гинекологик диагностик җиһаз. Аның ярдәмендә табиблар аналык муенында һәм хатын-кыз репродуктив системасының башка органнарында патологик үзгәрешләрне иртә стадиядә ачыклый ала.
Онкология авырулары белән көрәш – “Сәламәтлек саклау” милли проектының төп юнәлешләренең берсе. Милли проект онкология диспансерларын заманча җиһазлар белән масштаблы яңадан җиһазландыруны һәм амбулатор онкология ярдәме үзәкләрен ачуны күздә тота. РФ Президенты Владимир Путин башлангычы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алды.
Чыганак: bash.news