Милли проектлар
22 август 2023, 03:26

Яңа машиналар кайткан

БР Сәламәтлек саклау министрлыгының  Телеграм-каналыннан.БР Сәламәтлек саклау министрлыгының  Телеграм-каналыннан.
Фото:БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Телеграм-каналыннан.

Башкортстанның Үзәк район хастаханәләренең берсе ике ашыгыч медицина ярдәме автомобиленә ия булды. Заманча махсус автомобильләр Мәсәгуть үзәк район хастаханәсенә кайтты, дип хәбәр иттеләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында. Медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел звеноны модернизацияләү» программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә җиһазландырыла. Автомобильләр барлык кирәкле әйберләр белән комплектланган, бу кешеләрнең тормышларын гадәттән тыш хәлләрдә саклап калырга ярдәм итәчәк. Һәрбер машинада дефибриллятор, ЭКГ теркәлү мөмкинлеге булган электрокардиограф, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү өчен аппарат, төрле сынулар очрагында иммобилизация өчен барлык төр транспорт шиналары һәм җайланмалары һәм башка күп нәрсәләр бар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас