

19 тонна авырлыктагы майның беренче партиясе быел Башкортстаннан Сербиягә юл тотты. Экспортны, шул исәптән агросәнәгать комплексы продукциясен арттыру «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының максаты булып тора, дип хәбәр иттеләр төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Продукцияне Бәләбәй сөт комбинаты экспортлый. Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсендә предприятие «Цербер» мәгълүмат системасы экспортерлары реестрында тора дип билгеләп үттеләр.
Май ясалган чимал ветеринария-санитария экспертизасын һәм лаборатория тикшеренүләрен узган. Ул Сербия Республикасының барлык таләпләренә тулысынча туры килә. Ахыргы продукция шулай ук җибәрү алдыннан тикшерелгән.
Чыганак: bash.news