

Учалы эшкуары, "Родео" тау чаңгысы паркы җитәкчесе Оскар Аверьянов уникаль проект тәкъдим итә. Ул Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" милли проекты кысаларында башкарыла.
Төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов сүзләренә караганда, республикада туризмны үстерүгә бер миллиард сум чамасы федераль акча җәлеп ителгән. Дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү өчен конкурсның беренче этабы нәтиҗәләре буенча 47 проект матди ярдәм алды. Алар арасында Учалы эшкуары да бар. Аның инициативасы белән быел ук республикада сноубордчылар өчен ел әйләнәсе эшләячәк күнегүләр базасы барлыкка киләчәк.
Чыганак фото: resbash.ru