

Башкортстанның башкаласында Альбанов исемендәге сквер һәм Аксаков бакчасы төзекләндерелә. Эшләрне быел төгәлләргә планлаштыралар.
Альбанов исемендәге скверда 900 квадрат метр озынлыктагы төзелеш эшләре май аенда башланды. Бүгенге көндә демонтаж һәм җир эшләре төгәлләнә, тротуар җәелә. Якын вакытта светильниклар урнаштырылачак. Шулай ук зур булмаган архитектура формаларын урнаштырачаклар.
Бу эшләр өчен 8,9 млн сум (шул исәптән 8,3 млн сум федераль бюджеттан) акча бүленгән. 30 сентябрьгә кадәр сквер куллануга тапшырылырга тиеш.
Аксаков бакчасы мәдәни мирас һәйкәле санала. Шуңа күрә реконструкция эшләгәндә аның тарихи кыйммәтен сакларга кирәк. Белгечләр бакчаны зоналарга бүлгән. Анда тарихи аллея, күл буе, әдәби кунакханә, сәхнә һәм балалар мәйданчыгы булачак.
Аксаков бакчасын төзекләндерү 243.35 млн сумга төшәчәк. 226,5 сумы -федераль бюджеттан.
Паркларда төзелеш эшләре “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль программасы кысаларында башкарыла.