

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Учалыда яңа полилингваль күп профильле 9 нчы санлы мәктәптә булды.
Мәктәп үзенең беренче укучыларын 1 сентябрьдә кабул итәчәк. Объект "Мәгариф" милли проекты һәм "Заманча мәктәп" төбәк проекты кысаларында төзелгән.
Яңа мәктәп 1 дән 4 сыйныфка кадәр 20 класс-комплектка исәпләнгән. Штатны комплектлау буенча эш тәмамлана, китапханә фонды комплектлана.
-Заманча класслар һәм җиһазлар белән яхшы, матур мәктәп. Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына проект-смета документларын үтәүне контрольгә алырга кушам, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Чыганак: pravitelstvorb.ru