Милли проектлар
19 август 2023, 05:30

Иҗатка тартылалар

Мәдәни учак яңа сулыш алды.

национальныепроекты.рфнациональныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында мәдәният йортын капиталь ремонтлау "Мәдәният" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

Мәдәният йортын яңарту эшләре 30 сентябрьгә тәмамланырга тиеш. Ремонт өчен 16 млн. сумга якын акча бүлеп бирелгән. Белгечләр идәннең һәм ишекләрнең эчке бизәлешен башкарганнар, түшәмнәрне монтажлаганнар, тәрәзәләрне урнаштырганнар, бинаның тышкы ягын җылытканнар һәм штукатурлаганнар. Хәзер алар җылыту системаларын, янгын суүткәргечләрен үзгәртәләр һәм тирә-якны төзекләндерәләр.

Кәпәй-Кобау мәдәният йорты 1979 ел ахырында ачылган. Бу еллар дәвамында күп кенә авыл халкы иҗатка, үзешчән сәнгатькә килгән, шулай ук мәдәни үсешкә ирешкән, дип билгеләп үттеләр Башкортстан Мәдәният министрлыгында. Учреждениедә төрле клублар эшли һәм чаралар үткәрелә.

"Мәдәният" милли проекты РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елда старт алды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас