

Уфаның Затон бистәсендә 1225 балага исәпләнгән мәктәп төзелеп килә. Ул ил Президенты Владимир Путинның "Мәгариф" милли проекты буенча тормышка ашырыла.
Әлеге вакытта аның түбәсен ябалар. Шулай ук эчке инженерлык челтәрләре тәртипкә китереләчәк. Тиздән мәктәп ихатасы матурлау, бизәү һәм төзекләндерү кебек эшләр башланачак. Мәктәпнең мәйданы 18,3 мең кв.м тәшкил итә. Анда 88 уку кабинетыннан тыш, учреждениедә ике спорт залы һәм зур актлар залы булачак.
Искәртеп узабыз, соңгы елларда шәһәр мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Яңа объектлар өстәмә урыннар булдыруга ихтыяҗ зур булган күпләп төзелгән торак микрорайоннарда төзелә, шулай ук булган учреждениеләрне реконструкциялиләр. «Мәгариф» илкүләм проекты Русиянең барлык балалары һәм яшүсмерләренең потенциалын максималь ачу өчен тигез мөмкинлекләре булсын өчен шартлар тудырырга тиеш.
Ил буенча мәктәпләр, колледжлар, техникумнар төзелә һәм модернизацияләнә, шулай ук аларны заманча җиһазландыралар. Бушлай өстәмә белем бирү системасы «Кванториум» технопарклар челтәрен, «IT-куб» санлы үсеш үзәкләрен һәм «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешләрен, «Сириус»сәләтле балалар үзәгенең төбәк филиалларын киңәйтү исәбенә үсеш ала.
Әйткәндәй, РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алды.