

Уфада иске батарейкаларны җыю буенча акция старт башланды, дип хәбәр иттеләр БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында.
Мондый чара «Экология» илкүләм проекты кысаларында үтә. Анда физик затлар, эшкуарлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары, идарәче компанияләр һәм күп фатирлы йортлар советлары катнаша ала.
Батарейларны яки иске аккумуляторларны 20 августка кадәр «Кашкадан» паркы территориясендә тапшырырга мөмкин булачак, анда махсус контейнер урнаштырылган.
Иң күп батарея тапшырган кеше җиңүче булачак. Бүләкләр сыйфатында декоратив куаклар, агачлар,үсентеләре һәм сувенирлар тәкъдим ителәчәк.