Милли проектлар
17 Августа 2023, 21:35

Радий Хәбиров Ишембайда яңа ФАП белән танышты

Добавить в предпочтительные источники Google
Радий Хәбиров Ишембайда яңа ФАП белән таныштыРадий Хәбиров Ишембайда яңа ФАП белән танышты
Радий Хәбиров Ишембайда яңа ФАП белән танышты

Кичә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Ишембай районына булды. Анда ул Верхотор авылында яңа модульле фельдшер - акушерлык пунктына да кереп чыкты. Бу бина 2018 елда республикада «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында барлыкка килгән беренче объектларның берсе. Яңа ФАП беренчел медицина ярдәме күрсәтүнең барлык стандартларына туры килә.

Бина медицина җиһазлары һәм башка кирәк-яраклар белән комплектланган. Төбәк җитәкчесе анда эшләүче фельдшер Анна Барышева белән аралашты. Ул авылга «Земский фельдшер» программасы буенча 2023 елның августында килүен сөйләде. ФАП 500дән артык кешегә хезмәт күрсәтә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас