

Ел башыннан алып үзәкләргә 14-18 яшьлек 13,7 мең үсмер мөрәҗәгать иткән. 13,2 меңе, ягъни 96,4 проценты эшкә урнашкан. Бу чаралар РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” милли проекты кысаларында башкарылган.
Программага ярашлы, 14 яшькә кадәр үсмерләр укудан буш вакытларында эшкә чыга алалар. 16 яшькә кадәр аларга әти-әниләренең рөхсәте кирәк, гаризаны опека органнарына барып язарга яисә Госуслуги порталы аша онлайн җибәрергә була.
РФ Хезмәт кодексына ярашлы, 16 яшьтән хезмәт килешүен үсмер үзе төзи ала. Әмма алар сәламәтлегенә һәм әхлакый үсешенә зарар китерә торган, зыянлы шартларда эшли алмый. Эш бирүче аларны ялларда, бәйрәм көннәрендә, төнге сменаларга эшкә чыгара, командировкага җибәрә алмый. Бу иҗат, спорт белән шөгыльләнүчеләргә кагылмый.
Эш кирәк булучылар https://trudvsem.ru/ порталы аша эзли ала.
Чыганак: Министерство семьи, труда и социальной защиты населения Республики Башкортостан