Милли проектлар
16 август 2023, 06:25

Машина йөртүче, эчмә!

Иманыңны качырып сыйлангансың икән -руль артына утырма! Кешеләр гомерен курыкыныч астына куйма!  

Машина йөртүче, эчмә!Машина йөртүче, эчмә!
Машина йөртүче, эчмә!

Иманыңны качырып сыйлангансың икән -руль артына утырма! Кешеләр гомерен курыкыныч астына куйма!

 

Үзе белән идарә итә белмәгән кешеләр машина белән идарә итмәсен иде.

Узган атнада Башкортстан дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре руль артына хәмер эчеп утырган шундый "йөгәнсез" 327 кешене тоткарлаган.

“Алкоголь никадәр күп очракта юл һәлакәтенә китерә – барысы да белә.  ЮХХДИ хезмәткәрләре никадәр шундый очракны кисәткәндер инде, санап бетерү мөмкин түгел.

Эчкән кеше игътибарсызга әйләнә, дистанцияне аңламый, координация начар була, ни кыланганын белми, килеп туган четерекле хәлдән тиз генә чыга алмый. Исерек водитель – гомерләр өчен куркыныч”, – дип язган Башкортстан дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Владимир Севастьянов.

Юлда исерек водитель күрсәгез,  8 (347) 279-32-92 телефоны буенча хәбәр итүне сорый.

Юлларда аек акыллы аек водительләр генә йөрмәсә, “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” дәүләт проекты гына безнең тулы иминлекне тәэмин итә алмас.

 

Фото: 9111.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас