Милли проектлар
15 август 2023, 06:10

Яңа юл озакламый әзер булачак

Уфа районының Зинино поселогы янындагы яңа юлның быел сентябрьдә ачылуы көтелә.

Яңа юл озакламый әзер булачакЯңа юл озакламый әзер булачак
Яңа юл озакламый әзер булачак
Уфа хакимиятенең төзелеш, юл ремонтлары һәм ясалма корылмалар идарәсе начальнигы урынбасары Евгений  Кулешов белдерүенчә, бүгенге көнгә юл эшләренең 98 проценты башкарылган. Әлеге көннәрдә исә юлүткәргечендә гидроизоляция эшләре, интенсив автомобиль хәрәкәтенә югары чыдамлы асфальт салу эшләре бара. Заманча юлүткәргече гамәлдәге тимер юл яныннан 200 метр арада төзелгән. Төп юлның гомум озынлыгы 1850 метр.
Объект "Хәвефсез сыйфатлы юллар" милли проекты булышлыгында төзелә.
 
"Башинформ" буенча.
 
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас