Милли проектлар
15 август 2023, 07:50

Архангель дәваханәсендә санлы маммография уңышлы эшли

Аны урнаштырган вакыттан алып табиблар 1500-дән артык тикшерү үткәргән.

Архангель  дәваханәсендә санлы маммография уңышлы эшлиАрхангель  дәваханәсендә санлы маммография уңышлы эшли
Архангель дәваханәсендә санлы маммография уңышлы эшли

Архангель үзәк район дәваханәсенә санлы маммограф 2021 елда кайтарылган. Моңа "Сәламәтлек саклау" милли проектның "Беренчел звеноны яңарту" төбәк программасы булышлык иткән. Санлы маммографны урнаштырган вакыттан алып табиблар 1500-дән артык тикшерү үткәргән.
Билгеле булуынча, маммография - ул күкрәк бизләре авыруларын диагностикалауның югары төгәллектәге ысулы. Тикшеренүләр күкрәк бизләрендәге патологик үзгәрешләрне табибка хәтта бик иртә вакытыннан ачыклау мөмкинлеген бирә. Архангель дәваханәсенең баш табибы Юлай Мәҗитов билгеләвенчә, санлы маммография иң вак микрокальцинатларны да ачыкларга ярдәм итә.
Искә төшерик: сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту киңкүләмле программасы дәвалау учреждениеләренең матди-техник базаларын ныгыту исәбенә медицина-санитар ярдәм күрсәтү мөмкинлеген арттыруны күзаллый.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас