

Башкортстанда үзмәшгульләр саны, узган елның июле белән чагыштырганда, 52,3 процентка артып, 157,9 мең кешегә җиткән.
Республика хөкүмәтеннән әйтүләренчә, мондый югары күрсәткечләргә ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында ирешелгән.
Төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов әйтүенчә, үзмәшгульләрнең күбесе төзелеш, үзләре җитештергән продукцияне сату, пассажирлар ташу, чәч кисү һәм косметология хезмәтләре күрсәтү өлкәләре буенча үз эшен ача.