Милли проектлар
14 Августа 2023, 07:24

Стәрлетамак-Федоровка юлында ремонт кайчан тәмамланыр?

Вакыты билгеле булды.

https://transport.bashkortostan.ruhttps://transport.bashkortostan.ru
https://transport.bashkortostan.ru

Башкортстанда Стәрлетамак-Стәрлебаш-Федоровка трассасын ремонтлау эше дәвам итә.

Әлеге юл ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарыла. Юлны агымдагы елның октябрь аенда төзеп бетәргә ниятлиләр дип хәбәр итәләр төбәкнең Транспорт министрлыгыннан.

Әйтергә кирәк, бу юл республика өчен зур әһәмияткә ия. Трасса өч районны тоташтыра. Һәм әлеге юлдан көн саен йөздән артык автомобиль һәм дистәләгән автобуслар үтә.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас