Милли проектлар
14 Августа 2023, 02:45

Беренче унлыкка кергәнбез

Акчасыз эш тә бармый.

https://bash.newshttps://bash.news
https://bash.news

2023 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Башкортстан кече һәм урта бизнеска гарантияле ярдәм буенча лидер төбәкләрнең беренче унлыгына кергән.

Республиканың Эшкуарлык һәм туризм министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, беренче яртыеллыкта мондый ярдәм күләме бездә 1,9 миллиард сум булган. Бу эшкуарларга 4 миллиард сумнан күбрәк кредит алырга ярдәм иткән.

“Иң күп ярдәмне авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате тармакларында эшләүче предприятиеләр алды. Бигрәк тә Уфа, Нефтекама шәһәрләре һәм Уфа, Туймазы районнары эшкуарлары бу төр ярдәм белән куллануга өстенлек бирде”, – ди министр Рөстәм Афзалов.

Исегезгә төшерәбез, үз эшен ачучыларга ярдәм ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты буенча күрсәтелә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас