

Балалар өчен палаткалы лагерьны Туймазы районының Кандрыкүл табигый паркында оештырылган. Берничә көн дәвамында балалар "Кандрыкүл" паркы тирәләрен өйрәнгән. Шул ук исемдәге тау чаңгысы комплексының иң югары ноктасына күтәрелгәннәр, Аю тавы белән танышканнар.
Шулай ук яшь геологлар өчен җирлектә ориентлашу, тау токымнарын билгеләү һәм тасвирлау, территория рельефы белән танышу, Кандрыкүл күленең гидрографик үзенчәлекләрен тикшерү буенча ярышлар уздырылган.
Әйтергә кирәк, лагерь «Башкортстан буйлап бергә сәяхәт итәбез» туристлык-туган якны өйрәнү маршрутларының республика конкурсы һәм агымдагы елга Рус география җәмгыятенең урындагы бүлекчәсе планы буенча оештырылган.
«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты Русия буенча сәяхәтләрне уңайлы, хәвефсез һәм кызыклы итәргә ярдәм итәчәк. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алды.
Чыганак: национальныепроекты.рф