

Мунча яратучы башкортстанлылардан мунча яратучы казахстанлыларга ялкынлы кайнар сәлам һәм 1400 имән себеркесе! Бу хакта Башкортстан буенча Россельхознадзор идарәлегенең матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Мунча себеркеләре чит илгә озатканчы Россельхознадзор идарәлеге белгечләре тарафыннан тикшерү үтте. Продукциягә тәнкыйть сүзе әйтелмәде, шуңа да казахлар тыныч күңел белән рәхәтләнеп чабына ала.
Әлеге эш Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә куелган “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында башкарылган.