Милли проектлар
11 август 2023, 04:36

Булгак - Бозаяз юлы ремонтлана

Юлның бу өлешен ремонтлау заман технологияләрен кулланып, “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарыла.

Булгак - Бозаяз юлы ремонтланаБулгак - Бозаяз юлы ремонтлана
Булгак - Бозаяз юлы ремонтлана

Башкортстанның Кырмыскалы районында Булгак - Бозаяз юлын ремонтлау дәвам итә. Бу хакта БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Юлның бу өлешен ремонтлау заман технологияләрен кулланып, “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарыла.

Юл эшләре Подлубово һәм Бозаяз авыллары арасында 4,4 км озынлыгында башкарыла. Бу юл Уфа агломерациясенә керә.

Эшләрне 2023 елның сентябренә төгәлләү планлаштырылган.

Әлеге милли проект бөтен илне колачлый, анда Русиянең 84 төбәге катнаша.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас