

Уку йортында капиталь ремонт “Мәгариф” милли проектының мәктәпләрне модернизацияләү федераль программасы кысаларында үткәрелде.
Мәктәптә ремонт эшләре узган ел ук башланган, дип хәбәр иттеләр БР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә. Бер ел эчендә анда түбә, тәрәзәләр, керү төркемнәре яңартылган, эчке бүлмәләр ремонтланган һәм инженер коммуникацияләре үзгәртеп җиһазландырылган. Кабинетларга яңа парталар һәм урындыклар сатып алганнар, кайберләрендә интерактив панельләр һәм такталар урнаштырганнар. Актлар һәм спорт заллары, шулай ук балалар инициативалары кабинеты яңартылган.
“Проект мәктәпнең барлык заманча таләпләргә туры килерлек итеп уйланылган. Киләчәктә мәктәп яны территориясен дә төзекләндерергә кирәк – тирә-як тагы да яхшырачак һәм укучыларыбыз өчен уңайлырак булачак”, – ди мәктәп директоры Зинфир Галинуров.
Яңа уку елында Яңавыл мәктәбендә 700дән артык малай һәм кыз укый башлаячак.
Чыганак: bash.news