Милли проектлар
9 август 2023, 19:39

Яңа аппаратның игелеген күрәләр

БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Фото:БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Ишембай үзәк район хастаханәсендә «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында бирегә кайткан яңа күп функцияле ультратавыш диагностика аппаратында ярты ел эшләү дәверендә 4,5 меңгә якын тикшеренү үткәрелгән инде. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Нәтиҗәле һәм ышанычлы урта класслы УЗИ аппараты югары сыйфатлы сурәтләр һәм тиз диагностика тәэмин итә. Интуитив интерфейс һәм куллану уңайлылыгы табибның эшен тагы да җайлырак һәм нәтиҗәлерәк итә, дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

 “Диагностик тикшерүләр үткәрү органнар һәм системаларның төрле патологияләрен иртә стадияләрдә ачыклау һәм аларның үсешенә юл куймау мөмкинлеге бирә", — дип өстәде Ишембай үзәк район хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Ринат Гайнетдинов.

“Сәламәтлек саклау“ милли проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас