

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында Өязән елгасы аша күперне ремонтлау графиктан алдарак бара. Бу хакта төбәкнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Күпер Александровка авылы янында Кырмыскалы – Атҗитәр – Дәүләкән –Толбазы автомобиль юлының 23нче километрында урнашкан.
"Бүгенге көндә биредә балкаларны алмаштыру, аралык терәкләрен ремонтлау, шкаф һәм ян стеналарын урнаштыру буенча эшләр башкарылган. Гидроизоляция җайланмасы буенча эшләр дәвам итә", – дип сөйләделәр БРның Транспорт инистрлыгында.
Быел республикада барлыгы 26 күпер корылмасын ремонтлау планлаштырыла. Шуларның 13е – “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары“ милли проекты кысаларында. 2023 елда гомум озынлыгы 802 погон метр булган биш күперне файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнде.
Чыганак: bashinform.ru