Милли проектлар
9 август 2023, 07:08

Заманча паркта ял итү рәхәт!

Заманча паркта ял итү рәхәт!Заманча паркта ял итү рәхәт!
Заманча паркта ял итү рәхәт!

Раевка район үзәгенең Яңавыл микрорайонында «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Бикеев һәм Булатов урамнары киселешендә паркны төзекләндерү дәвам итәчәк.

Быел биредә төп территориядә эшләр төгәлләнгән. Яңа микрорайонда күпчелек яшь гаиләләр яшәгәнлектән, парк актив ял итүгә юнәлдерелгән. Анда җиргә тренажерлар куелган һәм балалар мәйданчыклары эшләнгән, таган, карусельләр, уен комплексы урнаштырылган, яктырту һәм видеокүзәтү куелган. Территория металл койма белән әйләндереп алынган, яшелләндерелгән. Бу эшнең бәясе 10,5 млн сум тирәсе тәшкил итә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас