Милли проектлар
9 август 2023, 06:49

Юллар тигез булсын!

Юллар тигез булсын!Юллар тигез булсын!
Юллар тигез булсын!

Стәрлетамакта «Хәвефсез сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында иң зур объектны — Водолаженко урамын ремонтладылар, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Бу юл участогы мөһим транспорт коридоры булып тора. Ул шәһәрнең ике районын тоташтыра, Стәрлебаш юлына һәм Р-240 Уфа-Ырымбур төбәк трассасына чыгара.

Водолаженко урамындагы ремонтланган юл участогының озынлыгы 1,7 километрдан артып киткән. Анда юл читенә тезелгән ташларны алмаштырганнар, тротуарны яңартканнар, горизонталь билгеләр ясаганнар, шулай ук елга аша чыга торган күперне дә ремонтлаганнар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас