Милли проектлар
9 август 2023, 07:03

Караидел фермеры грант откан

Караидел фермеры грант отканКараидел фермеры грант откан
Караидел фермеры грант откан

Быел «Агростартап» гранты Башкортстанның Караидел районы фермеры Александр Телелековка бирелде. Бу ярдәмне алу «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча мөмкин булды,дип хәбәр итә район хакимияте.

Дәүләт ярдәме эшкуарга атлар сатып алып, аларны үстерә башлау мөмкинлеген биргән. Моннан тыш, ул кымыз җитештереп тә сата башлаган. Фермер 31 токымлы ат һәм җиһазлар белән авыл хуҗалыгы техникасы сатып ала. Киләчәктә эшкуар хуҗалыкны киңәйтергә, заманча кымыз цехы эшләтеп җибәрергә һәм көненә 200 литрга кадәр эчемлек җитештерүне планлаштыра.

Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырыла башлаган милли проектлар 2019 елда старт алган иде, әле дә ул уңышлы дәвам итә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас