Милли проектлар
8 Августа 2023, 08:43

Ясалма интеллект халыкка хезмәт итә

Башкортстан федьдшер-акушерлык пунктларында ясалма интеллект кулланалар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ясалма интеллект халыкка хезмәт итәЯсалма интеллект халыкка хезмәт итә
Ясалма интеллект халыкка хезмәт итә

Башкортстан федьдшер-акушерлык пунктларында ясалма интеллект кулланалар.

 

Бу хакта Башкортстан Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин бүген ЦУРда узган брифингта сөйләде.

«ФАПларда ясалма интеллект инде бар. Соңгы елларда аны куллану нык артты. Тавыш роботы, ЭКГны дистанцион тапшыру кулланылышта. Болар барысы да йөрәк- кан тамыры авыруларыннан үлем очракларын киметү максатында эшләнә. Без бу юнәлештә эшне дәвам итәбез», — диде Рәхмәтуллин.

Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ясалма интеллектның илебезнең һәр субъектында кулланылышка кертелүен әйтте. “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында алга чыгарлыган яңалыклар, үзгәрешләр кешеләрнең гомере бәхетле, озын булсын өчен эшләнә.

 «Ясалма интеллектның дәваханәләргә кертелүе эшне җиңеләйтә, – бу факт.

Телемедицина пандемия вакытында кикен үсеш кичерде», — дип ассызыклады М. Мурашко.

Фото: medargo.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас