Милли проектлар
8 август 2023, 09:25

Рәсүл Гамзатов көмеш тәңкәләрдә чагыла

Русия банкы 8 августта яңа истәлекле тәңкә бастырыла.

Рәсүл Гамзатов көмеш тәңкәләрдә чагылаРәсүл Гамзатов көмеш тәңкәләрдә чагыла
Рәсүл Гамзатов көмеш тәңкәләрдә чагыла

Русия банкы 8 августта яңа истәлекле тәңкә бастырыла.

 

Ул  Рәсүл Гамзатовка багышлана.

Аның китаплары дөньяда яшәүче халыкларның телләрендә миллионлаган тиражлар белән чыкты. Аның күп шигырьләре җыр булып туды.

Шуның берсе «Журавли».  Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларга багышланган.

«Поэт Р.Г. Гамзатов, к 100-летию со дня рождения» тәңкәсе “Русиянең атаклы шәхесләре” сериясендә чыга һәм “Мәдәният” гомумдәүләт проектының бер юнәлеше булып тора.

2 сумлык тәңкә 925 пробалы көмештән «пруф» ысулы белән ясалган, 15,55 г авырлыкта.  Диаметры 33 мм. 5 000 данә чыгарыла.

 

Фото: Башинформ, mezgore-lib.ru

Рәсүл Гамзатов көмеш тәңкәләрдә чагыла
Рәсүл Гамзатов көмеш тәңкәләрдә чагыла
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас