Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 август 2023, 14:50

Башкортстан – сәяхәтләр өчен матур, бай җир

Безгә былтыр 2,1 млн турист килгән.

Башкортстан – сәяхәтләр өчен матур, бай җир
Башкортстан – сәяхәтләр өчен матур, бай җир

Безгә былтыр 2,1 млн турист килгән.

 

Башстат узган ел буенча нәтиҗә ясап, республикага күпме турист килүен, нинди юнәлештә сәяхәт кылуларын ачыклаган.

Статистлар белдерүенчә, республиканың күпчелек халкы туган республика буйлап сәяхәт итә.

Бик күп кешеләр турфирмалар аша Русия буенча, Татарстан, Краснодар крае, шулай ук Санкт-Петербург һәм Мәскүгә юнәлә.

2022 ел нәтиҗәләре буенча, якташлар чит илләрдән Төркияне сайлаган.

 2021 ел белән чагыштырганда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Абхазиягә 2,2 тапкыр күбрәк чыкканнар.

Башкириягә былтыр 2,1 млн турист килгән. Республика туристлар агымы буенча Идел буе федераль округы буенча 3нче, илнең төбәкләре арасында 13нче урында.

 Туган якның гүзәллеген күреп бәяләү халыкны шушу матур җирдә төпләнеп, дөнья  коырырга, гөрләтеп яшәргә җәлеп итәр.  "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында моңа яңа мөмкинлеләр бирелер.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: