Милли проектлар
8 август 2023, 07:33

“Бәйрәм, ял, аракы сүзләрен синоним ясарга кирәкми...”

Бүген Республика белән идарә итү үзәгендә РФ Сәламәтлек саклау министры В.Мурашко катнашлыгында брифинг үтте.

“Бәйрәм, ял, аракы сүзләрен синоним ясарга кирәкми...”“Бәйрәм, ял, аракы сүзләрен синоним ясарга кирәкми...”
“Бәйрәм, ял, аракы сүзләрен синоним ясарга кирәкми...”

Бүген Республика белән идарә итү үзәгендә РФ Сәламәтлек саклау министры В.Мурашко катнашлыгында брифинг үтте.

 

Анда Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин һәм Русиянең берничә төбәгеннән Сәламәтлек саклау министрлары катнашты.

Журналистлар сорауларына Приморье, Ставрополь крае, Төмән өлкәсе, Якутия һ.б төбәкләрдән килгән спикерлар җавап бирде. Беренчел медицина –санитар ярдәме күрсәтү алымнары турында тәҗрибә уртаклашты.

Айрат Рәхмәтуллин Башкортстанда эчкечелеккә каршы көрәш турында сөйләде:

«Бу яклап Башкортстан Башлыгы җитәкчелегендә зур эш алып барыла. Бездә милли бәйрәмнәр тулысынча хәмерсез үтә. Әйтик, Сабантуй — ул җәй башында эссе көннәрдә үтә һәм йөрәк өянәге, башка кичектергесз хәлләр килеп чыгу ихтималы зур. Хәзер анда спиртлы эчемлекләр сатылмый, ул матур гаилә бәйрәме, күңелле милли тамаша.

Бездә “Аек авыл” проекты да эшли: ул ярыш рухында дәвам итә. Җиңүчеләргә акчалата бүләк бирелә. Авыллар аны нәрсәгә тотарга кирәклеген үзләре хәл итә – трактор сатып ала алалар, яшәгән урыннарын бизи алалар», — диде Рәхмәтуллин.

Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко илебезнең төрле төбәгендә хәмергә карата төрле караш яши, дип белдерде. Яшел еланга каршы көрәштә Башкортстан белән Якутиянең уңай мисалын китерде.

 «Бәйрәм, ял, аракы сүзләрен синоним ясарга кирәкми. Алар нык аерылып тора», — дип йомгаклап куйды сүзен М. Мурашко.

Ил президенты В.Путинның май указы белән кабул ителгән “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты һәр кешенең сәламәт булып, озын гомер итүен тәэмин итүгә юнәлтелгән һәм ул эшчәнлекнең һәр баскычында чагылыш табарга тиеш.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас