

Ул төбәк башкарма власть органнарына "Стимул" , "Таза су" федераль программаларында һәм проектларында катнашуга читтән торып гаризалар җибәрү мөмкинлеген бирәчәк. Яңа платформа булышлыгында төбәкләрнең дәүләт программалары буенча субсидияләр алу процессын модернизацияләү һәм гадиләштерү мәсьәләсе чишеләчәк.
Яңа электрон сервис РФ субъектларына "Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты эчендәге дәүләт программаларында катнашуга документлар тапшыруны 4 тапкырга тизләтәчәк.
Мәгълүм булуынча, "Стимул" федераль программасы буенча республикабызда 12 объект төзелә. Алар Уфа, Октябрьск, Салават шәһәрләрендә һәм Уфа районында урнашкан. Әлеге программа буенча ел ахырына кадәр Башкортстанда 1,2 млн. квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак. Федераль мониторингка ярашлы, акчаларны үзләштерү дәрәҗәсе буенча республика "яшел зона"га керә һәм ил төбәкләре арасында 12 нче урында тора. Башкортстан әлеге программа буенча федераль акчаларны җәлеп итүдә лидерлар сафында - республикага 12 млрд. сумнан артык акча бүленгән.
"Башинформ" буенча.