

Бу көннәрдә Русия саулык саклау министры Михаил Мурашко Башкортстанга эше сәфәре белән килде. Федераль министр медицина-санитар ярдәм үсеше мәсьәләләренә багышланган Бөтенрусия киңәшмәсендә катнаша.
7 августта Дәүләт Җыелышы-Корылтай бинасы холлында һәм ачык мәйданда кунакларны мобиль медицина комплекслары, алдынгы диагностика корылмаларыннан тыш, төзелгән һәм төзеләчәк сәламәтлек саклау объектлары, чирләрне ачыклау һәм дәвалауның алдынгы методикалары белән таныштырдылар.
Михаил Мурашко белән республика җитәкчесе Радий Хәбиров төрле тәгаенләнештәге медицина автомобильләрен карады. Алар арасында санитар машиналар, мобиль диагностика комплексы һәм стоматолог, кардиолог, гинеколог, офтальмолог, отоларинголог күчмә кабинетлары да бар иде.
Шулай ук биредә «Башкортстанның сөт кухнясы» диетик туклану җитештерү проекты автолавкасы урын алган иде. Радий Хәбиров Русия саулык саклау министрына республикада барлыгы 131 «Сөт кухнясы», шуларның 59 авылларда, эшләвен белдерде.
Республикада 3 яшьтән алып аз тәэмин ителгән гаиләләргә, авырлы һәм бала имезүче хатын-кызларга, махсус хәрби операциядә катнашучылар гаилә әгъзаларына бушлай сөт ризыклары бирелүен әйтте Радий Хәбиров. Продукция ирекле сатуда да бар.
Күргәзмәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен төрле техник һәм реабилитация җайланмалары җитештерүчеләр дә катнашты. Биредә республика җитәкчесе былтыргы «Киртәләрне җимереп» («Ломая барьеры») форумында техник реабилитация чараларын җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү республика программасын эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителүен җиткерде. 2023 елда аны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 20 миллион сум бүленгән.
Михаил Мурашко медицина тармагына дәүләт ярдәме арттырылуы медицина әйберләрен, корылмаларны һәм препаратларны күбрәк җитештерү мөмкинлеге бирүен билгеләде. Профильле предприятиеләрнең киләчәге зур, дәүләт аларга һичшиксез ярдәм күрсәтәчәк, диде.
Билгеле булуынча, бөтен ил буенда Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча «Сәламәтлек саклау» милли проекты тормышка ашырыла.
БР Башлыгы сайтыннан.