Милли проектлар
7 август 2023, 13:51

Җиде компаниябез грант отты

Аларга 980 меңнән алып 3,5 млн. сумга кадәр акча бүленгән.

Җиде компаниябез грант оттыҖиде компаниябез грант отты
Җиде компаниябез грант отты

"Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" милли проекты кысаларында, Башкортстанның 7 компаниясе пляжларны төзекләндерү буенча грантка ия булды. Компанияләр белән килешү төзелгән. Аларга 980 меңнән алып 3,5 млн. сумга кадәр акча бүленгән.
Шулай итеп, 2023 ел ахырына кадәр Уфаның Агыйдел елгасында "Тартугай" һәм "Затон", Илеш районында "Алма", Караидел районында "Груздев утары", Мәләвез районында "Нөгеш ярымутравы" ял базасы территориясендә, Әбҗәлил районының "Каеннар" ял йортындагы Банное күл ярындагы пляжлар төзекләндереләчәк һәм инфраструктуралар булдырылачак. Павловка сусаклагычының "Лагуна" ял базасы комлыгында яңа балалар уен мәйданчыклары пәйда булачак.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас