

“Борай урманы” автоном учреждениесенең урман питомнигы 56 гектардан артыграк җир били. Ел саен анда 4 млн безнең урманнарда үсүче агач төрләреннән (чыршы, нарат, каен, юкә) торган утырту материаллары ягъни үсентеләр әзерләнә.
Аларны үстерү мәйданы 20 гектар тәшкил итә. Питомникта бер, ике, өч еллык үсентеләр әзерләнә. Шуларның 3,6 гектарында –нарат, 2,5 гектарында –чыршы, 0,5 гектарында каен һәм 0,2 гектарында юкә үстерелә.
Әлеге вакытта урманчылар үсентеләрне утау, җирен эшкәртү, су сибү белән мәшгуль.
–Җәй буе һәм көз башына кадәр утарга кирәк. Бу киләчәктә сыйфатлы үсентеләр алуның төп шарты, –ди “Борай урманы” директоры Илдар Хәсәнов.
“Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында төбәкнең урман питомникларында һәм теплицаларда язгы һәм көзге чорларда урманнарны тергезү эшләрен башкарыр өчен үсентеләр әзерлиләр. Быел Башкортстан урманнарында мондый тергезү эшләре 17, 2 мең гектар җирдә башкарылачак.
Чыганак: БР урман хуҗалыгы министрлыгы