

Русия президенты Владимир Путин 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләүгә әзерләнү һәм аны үткәрү турында указга кул куйды. Хөкүмәткә өч ай эчендә чаралар планын әәерләү бурычы йөкләтелә, диелә документ текстында. Шулай ук Министрлар кабинеты чит ил лидерларының катнашуын күз уңында тотарга һәм ветераннарның социаль-икътисади хәлен яхшырту буенча чаралар күрергә тиеш.
Илнең «Җиңү» оештыру комитетына бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү буенча федераль башкарма власть органнары, Русия субъектларының башкарма власть органнары, урындагы үзидарә органнары һәм җәмәгать оешмалары эшчәнлеген координацияләү бурычы куела.
Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышына Башкортстаннан 710 меңнән артык кеше киткән. Шуларның 300 меңгә якыны Ватан өчен башын салган. 88500гә якын кеше яу яланында ятып калса, 20 меңе яралардан вафат булган. 2265 кеше әсирлектә һәлак булган. Ә 127 мең якташыбыз хәбәрсез югалган...