Салават шәһәре дәваханәсе "Сәламәтлек саклау" милли проекты булышлыгында яңа ике видеоколоноскоп алган. Корылма куллана башлаган вакыттан алып 500 пациент тикшерелгән.
Видеоколоноскоплар эчәк авыруларын тикшерүгә тәгаенләнгән. Заманча оптика белән баетылган прибор үтә сизгер. Система эчәклектәге катлаулы участокларны тиз арада ачык итеп тикшерү мөмкинлеген бирә.
Табибларга да яңа корылмада эшләү гаять уңайлы. Приборның рәсеме югары сыйфатлы, фотоны саклап һәм әгәр нинди дә булса үзгәреш һәм патология булган очракта башка белгечләргә җибәреп була.