Милли проектлар
1 август 2023, 06:52

"Сәүдәгәр 2.0" кунакчыллык фестивале узачак

19 август көнне Стәрлетамак шәһәрендә "Сәүдәгәр 2.0" кунакчыллык фестивале узачак.

"Сәүдәгәр 2.0" кунакчыллык фестивале узачак"Сәүдәгәр 2.0" кунакчыллык фестивале узачак
"Сәүдәгәр 2.0" кунакчыллык фестивале узачак

19 август көнне Стәрлетамак шәһәрендә "Сәүдәгәр 2.0" кунакчыллык фестивале узачак.

 

Бу көнне Салават Юлаев исемендәге сквер сәүдәгәрләр шәһәрчегенә әверелер: анда һөнәрчеләрнең зур ярминкәсе ачылачак, 19нчы гасыр рецептлары буенча ризыклар әзерләячәкләр, VR-технологияләр ярдәмендә экскурсияләр оештырачаклар. 

 Оештыручылар белдерүенчә, быел бәйрәмгә ким дигәндә 30 000 кеше киләчәк.  Башкортстан Республикасы җитәкчелегенең дә килүе көтелә.

"Сәүдәгәр 2.0" фестивале - 2021 елдан бирле Стәрлетамакның тарихи үзәгендә уздырылучы шәһәр бәйрәме. Биредә 20нче гасыр башына кадәр сәүдәгәрләр ярминкәләре үткәрелгән.

 Чарада үзләренең эксклюзив товарларын Башкортстаннан һәм Русиянең башка төбәкләреннән 200дән артык һөнәрче тәкъдим итәчәк. Быел катнашучылар сыйфатында беренче тапкыр Казахстаннан осталар делегациясе киләчәк. Бу чара “Мәдәният” гомумдәүләт проектының бер бизәге.

Фото: dzen.ru, cityopen.ru

"Сәүдәгәр 2.0" кунакчыллык фестивале узачак
"Сәүдәгәр 2.0" кунакчыллык фестивале узачак
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас