Милли проектлар
1 август 2023, 10:02

Плотина яңартыла

Благовещен шәһәрендә яңа эшләр  бара.

Плотина яңартылаПлотина яңартыла
Плотина яңартыла

Благовещен шәһәрендә яңа эшләр  бара.

 

 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Благовещенда шәһәрнең үзәк өлешендәге Потеха елгасындагы яр гидротехник корылмага - сулык плотинасына капиталь ремонт барышы белән танышты. Былтыр гөмбәздә һәм стеналарда су агып төшү ярыгы табылган, шуннан соң ремонт эшләренең проект документациясен эшләүгә контракт төзегәннәр. Быел апрельдә объектта гидротехник корылманың стенасы һәм су чыгару гөмбәзе ишелгән. Буадан су агызып, ремонтка әзерләнергә керешкәннәр.
Шәһәр хакимияте башлыгы Сергей Завгородний белдерүенчә, төзекләндерү  эшләрен шушы елның 1 ноябренә кадәр төгәлләргә планлаштыралар. Бу эшләр “Уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла.
Төбәк җитәкчесе Благовещенның тарихи үзәген төзекләндерү белән дә танышты. Хәтерегездә булса,  Совет урамын үзгәртеп кору концепциясе 2020 елда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды.
Элекке бакыр эретү заводы бинасы янәшәсендәге урам һәм территорияне яңартканнан соң, җәмәгать киңлеге шәһәр халкы һәм кунаклары арасында зур популярлык казанды. Биредә эшкуарлык проектлары да, сәүдә объектлары һәм җәмәгать туклануы йортлары да актив үсеш ала.
Башкортстан Башлыгы шәһәр хакимияте җитәкчелеге белән Благовещенның социаль инфраструктурасын алга таба үстерү перспективалары турында фикер алышты.

 

Плотина яңартыла
Плотина яңартыла
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас