

Хәрби диңгез флоты көненә багышланган бәйрәм митингы узды.
«Русия гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проектының “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Красноусол авылында Русиянең Хәрби диңгез флоты көненә багышланган бәйрәм митингы узды.
«Диңгез чикләрен саклаучыларга» һәйкәле янында ХДФ (ВМФ) ветераннары, хәрби дуслык төркеме, район хакимияте вәкилләре, укучылар, авыл халкы һәм район үзәгеннән килгән кунаклар катнашты.
Кунакларны Гафури район Советы рәисе Фаил Зәйнетдинов тәбрикләде.
Активистлар – ХДФ ветераннары Бөек җиңүнең 78-еллыгы уңаеннан актив эшчәнлекләре, СВОдагы хәрбиләргә ярдәм күрсәткән өчен, яшьләр арасында патриотик тәрбия алып барган өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.