Милли проектлар
31 Июля 2023, 07:00

Вакытында дөрес диагноз куелачак

Добавить в предпочтительные источники Google
Вакытында дөрес диагноз куелачакВакытында дөрес диагноз куелачак
Вакытында дөрес диагноз куелачак

Толбазы үзәк район хастаханәсе узган ел нур диагностикасы бүлеге өчен яңа "Ренекс В-5000" флюорографик санлы аппарат алды. БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бу «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

"Тикшеренүләрнең сыйфаты элеккеге аппаратларга караганда күпкә югарырак, бу төгәлрәк һәм вакытында диагноз куярга мөмкинлек бирә, шулай ук безнең белгечләргә эшне күпкә җиңеләйтә", — дип билгеләп үтте Толбазы үзәк район хастаханәсе баш табибы Роберт Иштуков.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас