Милли проектлар
31 Июля 2023, 05:35

Туган якны өйрәнү брейн-рингы үтте

Туган якны өйрәнү брейн-рингы үттеТуган якны өйрәнү брейн-рингы үтте
Туган якны өйрәнү брейн-рингы үтте

 Яңавыл районы мәдәнияте йортында "Мәдәният" милли проектын һәм "Пушкин картасы" проектын тормышка ашыру кысаларында "Туган ягымны яратам" брейн-рингы уздырылды.

Чарада катнашучылар викторина сорауларына гына җавап биреп калмадылар, ә Башкортстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм традицияләре, милли костюм элементлары, милли аш-су һәм бу халыкларның көй-моңнары белән таныштылар. Чарада катнашучыларның иң яшьләре өчен дәүләт символикасын белү буенча уен аерым конкурс булып узды. Сораулар җиңел дә, шул ук вакытта мавыктыргыч та булды, әмма уен күңелле һәм фәһемле үтте. Ә балалар матур һәм кызыклы чыгыш ясап, туган як тарихы һәм географиясе турында белемнәрен күрсәттеләр. Иң активлары, әлбәттә, бүләкләр һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр.

Брейн-рингка йомгак ясап, шуны билгеләп үтәргә кирәк, монда кем җиңә, кем җиңелә - мөһим түгел, балалар өчен аралашу, командада катнашу һәм уңай эмоцияләр алу күпкә мөһимрәк.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас